Түбән Камада балигъ булмаганнарга вандализм нәрсә икәнлеге турында сөйләделәр

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

“Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз” дәресләр курсы уңаеннан 2018 нче елның 18 нче сентябрендә "Веста" үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова балигъ булмаган балалар арасында “Вандализм – нәрсә ул?” дигән темага интерактив дәрес үткәрде.

Максат: балигъ булмаганнарның тәртипсез тотышын кисәтү, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту культурасы өчен җаваплылык формалаштыру.

Дәрестә "шуклык", "усал ниятле гамәл", "вандализм" төшенчәләре каралды. Баш мие штурмы барышында яшүсмерләр мондый эш кылуның сәбәпләрен, шулай ук шаяру яки явыз гамәл кылгач кешенең тойгыларын аңларга тырышты.

Аннары катнашучылар РФ Җинаять кодексында каралган кеше тарафыннан мәдәни һәм матди кыйммәтләрне юк иткән вакытта билгеләнгән җаваплылыкны белделәр. Алынган белемнәрне ныгыту өчен катнашучылар төркемнәргә бүленде, аларның һәркайсына билгеле бер ситуацияләр бирелде. Яшүсмерләр моны: шаяру, явыз гамәл яки вандализм дип бәяләде һәм билгеләде. Балаларның җаваплары әлеге теманы ничек үзләштерүен күрсәтте. Аннары дәрестә катнашучылар түбәндәге нәтиҗә ясады: әгәр дә хокукка каршы гамәл кылган өчен җәза бирүләрен теләмәсәң – аны кылма.

Дәрес ахырында барлык яшүсмерләр дә үз сүзләре, гамәлләре өчен җавап бирергә һәм кешеләргә, әйләнә-тирәдәгеләргә зыян китермәскә вәгъдә итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International