Фитнес - адаптация процессларын яхшырту чарасы

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Чистайның "Юлдаш" картлар һәм инвалидлар интернат-йортында физик һәм психик халәтне яхшырту, гомерне озынайту уңаеннан физик күнегүләр оештырыла. 

Өлкәннәр һәм инвалидларны тернәкләндерү максатында кулланыла торган махсус оештырылган мохиттә физик күнегүләр комплексы югалган функцияләрне торгызуга ярдәм итә, рухи күтәренкелек һәм оптимизм бирә, булган физик чикләүләрне һәм алар китергән психологик дискомфортны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә. Учреждениедә спорт җиһазлары, тренажерлар булу, спорт залын һәм ЛФК кабинетын куллану да физик тернәкләндерүне оештыруга ярдәм итә.

"Өлкәннәр өчен фитнес" гимнастик комплексы социаль хезмәт алучылар арасында бик популяр һәм кирәкле булып чыкты. Реабилитолог Светлана Шигаева дәресләрендә эшчәнлекнең төрле төрләре кулланыла: бию-хәрәкәт терапиясе, атлетика гимнастикасы элементлары, баскетболдагы уеннар элементлары. Шулай итеп, бию-хәрәкәт терапиясе дәресләре физик һәм психик киеренкелекне төшерергә, хисләр һәм хәрәкәтләр арасында элемтә урнаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International