Менделеевск комплекслы үзәгендә тарихи темага төркемле дәрес узды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Менделеевск районы "Өмет яры " халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече М.Иванова "Бородино сугышына 205 ел", дигән төркемле дәрес уздырды. Әлеге чарада социаль хезмәт алучылар һәм 3нче урта мәктәп укучылары - барлыгы 25 бала катнашты.

Дәреснең максаты - укучыларны 1812 елгы сугышның мөһим вакыйгасы - Бородино сугышы белән таныштыру. Чара "Могҗизалар кыры" уены рәвешендә оештырылды. Һәр этапта Бородин сугышының ниндидер бер аспекты каралды. Балалар куелган сорауларга җавап эзләде.

"Могҗизалар кыры" оригиналь уенындагы кебек үк, катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре таратылды. Чара ахырында балалар фотога төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International