Чирмешәндә балаларны гадел булырга өйрәтәләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

Чирмешән районы "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Л.Малешина балигъ булмаганнар белән  этик әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында социаль педагог яшүсмерләргә тупас һәм турыдан-туры әйтү арасында нинди аерма булуын аңлатты. Ул аңлатканча, таләпчән, әмма гадел булырга кирәк.

Яшүсмерләр әңгәмәгә актив кушылды. Күпләр үзләренең җитешсезлекләре турында сөйләде, аларны ничек бетерергә, эшне ничек җайга салырга дигән тәкъдимнәр әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International