“Татарстан – минем туган җирем”  - "Наз"да илгә мәхәббәт тәрбиялиләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

19нчы сентябрендә Балтач гомуми урта белем мәктәбендә “Наз” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Лилия Зарипова “Татарстан – минем туган җирем” дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның бурычлары: балаларда туган иленә, табигатенә карата мәхәббәт, анда яшәүче төрле милләт халкына хөрмәт тәрбияләү. Балалар чарада бик актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Чара ахырында алар “Минем туган җирем” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International