“Астра”  үзәгендә “Түбән Кама” милли паркы турында сөйләштеләр

2018 елның 21 сентябре, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Түбән Кама”милли паркы турында “Туган шәһәреңнең тыюлыклы табигать дөньясы” дигән чара үтте.

Аның максаты булып балаларның бай табигатькә карашын киңәйтү һәм аңа сак булу тора. Әңгәмәдә көндезге бүлек тәрбиячеләре балаларга туган ягың табигатен һәм хайваннар дөньясын сакларга  кирәклеген аңлатты.

Балаларны туган як тарихы, табигате белән таныштырдылар. Слайдларда “Кызыл китапка” кергән үләннәрне, хайваннарны күрсәттеләр. Табигатьне саклау өчен үз өлешеңне кертү турында сөйләштеләр. Балалар экология, тыюлыклар, “Кызыл китап” дигән төшенчәләр белән таныштылар. Чараның ахырында табигатькә карата җаваплы булырга кирәклеге турында сөйләшү нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International