Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гриппны кисәтүгә юнәлдерелгән эш алып барыла

2018 елның 21 сентябре, җомга

Көз җитү белән сезонлы үзгәрешләр кешенең иммун системасына йогынты ясый, шуңа күрә гриппны профилактикалау турында уйланырга вакыт.

"Риск төркеменә" күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр керә. Нәкъ менә шуңа күрә Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре белән "сәламәтлек" клубына йөрүче профилактик очрашу оештырылды.

Үзәкнең медицина хезмәткәре Эльмира Дәүләтшина өлкән яшьтәге кешеләргә авыру билгеләре, "Прививка яса – инфекциягә бирешмә!" профилактик прививкалар үткәрүнең файдасы турында хәбәр итте.

Соңыннан өлкәннәргә мәгълүмати буклетлар тараттылар һәм зарядка үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International