Сарман районы волонтерлары тарихи квест үткәрде

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

19 сентябрь көнне Сарман районы иреклеләр берләшмәсе һәм “Җиңү волонтерлары” бүлеге активистлары Сарман мәктәбе укучылары белән “1944. Җиңү балалары” квестын үткәрде.

Әлеге чара бүгенге яшьләргә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларыннан берсе булган яшь разведчикларның батырлыклары турында сөйләү, аларны бу хакта өстәмә мәгълүмат алырга этәрү, командада эшләргә өйрәтүне күздә тотты.

Алдан әзерләнгән маршрут буенча командалар 1944 елның сентябрь аенда булган вакыйгалар темасы белән бәйле биремнәрне үтәделәр. Укучылар зур кызыксыну белән шифрланган хәбәрләрне "чиштеләр", көчләрен сынадылар.

Ахырда квестка нәтиҗәләр ясалды, катнашучыларга дипломнар өләшенде, укучылар сугыш еллары ның тарихи вакыйгалары буенча белемнәрен яңарттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International