Тукай районында "Минем елларым - минем байлыгым" республика конкурс-фестиваленең зона этабы узды.
Катнашучылар өч номинациядә ярышты: вокал, хореография һәм нәфис сүз. Барлык номерлар да югары дәрәҗәдә иде. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты вәкилләренең ике музыкаль номеры конкурсның финалына үтте.