18 сентябрь көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортының социаль хезмәт алучылары “Минем елларым-минем байлыгым” исемле республика конкурс-фестиваленең зональ турында катнашты.
Республиканың 11 районы картлар йорты сәнгать үзешчәннәре Тукай районының Теләнче Тамак авылында үз осталыкларын күрсәтте. Минзәлә картлар йортыннан Ринат Зиатдинов “Татар көйләренә попурри” ны гармоника музыка коралында башкарса, Григорий Горбунов социаль эш буенча белгеч Ландыш Фәттахова белән “Яблочко” матрос биюен уңышлы гына башкарып финалга уздылар.
Финал туры киләсе атнаның җомга көнендә Казанда узачак.