"Балкыш"та табигатьне яратырга өйрәтәләр

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Түбән Кама шәһәренең "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Чәчәкләр иле" экологик тәрбия бирү программасын тормышка ашыру уңаеннан мини-күңел ачу чарасы узды.

Чара барышында балалар үсемлекләр турында табышмаклар чиште, Көз-кунак белән очрашты, сорауларга җавап бирде, ел фасылы турында җыр тыңладылар һәм "Агачлар һәм яфраклар" дигән видеоряд карадылар.

Балалар картинада сурәтләнгән агачларның исемнәрен атады, каен һәм өрәңге төсләренең үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Урамга чыккач, балалар "Нинди агач яфрагы?" уенында рәхәтләнеп уйнадылар.

Чара бик кызыклы үтте, балалар яхшы кәеф белән таралышты, актив уйнадылар һәм әңгәмә кордылар, нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International