Түбән Кама районы Халыклар дуслыгы йортына "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр экскурсиягә барды.
"Салават күпере" патриотик тәрбия программасы уңаеннан оештырылган чараның максаты балаларда халык кыйммәтләренә карата хөрмәтне активлаштыру, танып-белү кызыксынуны үстерү генә түгел, ә толерантлык тәрбияләү.
Халыклар дуслыгы йортында шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләренең экспозицияләре тәкъдим ителгән. Балалар көнкүреш әйберләрен, кием-салымнарын, музыка коралларын, китаплар белән сокланып карадылар.