Кама Тамагында социаль  хезмәт  алучыларга профилактик рейд

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

17  сентябрь көне Кама Тамагының "Богородский рай" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрде. Социаль хезмәт күрсәтелүчеләрнең йортлары янгынга каршы торышын тикшерелде.

Рейд барышында хезмәткәрләр мичләрне, газ җиһазларын, төтен белдергечләрен (АПС) карадылар, кирәк булганда йорт хуҗаларына якын арада бетерергә кирәк булган җитешсезлекләрне күрсәттеләр.

 Социаль хезмәт алучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде, белешмәлекләр һәм буклетлар өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International