“Астра” тернәкләндерү үзәгендә үзәк белән танышу әңгәмәсе үтте

2018 елның 19 сентябре, чәршәмбе

18 сентябрьдә “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти-әниләр өчен үзәк белән таныштыру чарасы үткәрелде.

Чараның максаты балалар һәм әти-әниләрне үзәк, тәрбиячеләр, директор, директор урынбасары, мөдирләр, хезмәткәрләр белән якыннан таныштыру.

Беренче өлештә балаларның документларын барлау булды, чара “Әйе- әйе, юк – юк” уены белән дәвам итте, сораулар  үзәктә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән бәйле иде. Чара вакытында балалар бер-берсе белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International