Татарстан - гражданнарга һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүдә лидер

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Россия  Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә 2018 нче елның беренче яртыеллыгында эш белән тәэмин итү органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча дәүләт хезмәтләренең сыйфатына һәм үтемлелегенә мониторинг һәм бәя үткәрелде.

Гомумән алганда, ил буенча хезмәт базарындагы хәл, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, яхшырды, дип билгеләп үтелә. Мәсәлән, 2018 елның 1 июленә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,93 % тәшкил итте, бу 1991 елдан бирле күзәтүләр тарихында тарихи минимум булып тора.

Шулай ук түбәндәге уңай үзгәрешләр күзәтелә:

- эшче көчләрнең киеренкелек дәрәҗәсе кимеде;

- мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе артты, бигрәк тә инвалидларны эшкә урнаштыру дәрәҗәсе мөһим;

- ярты ел дәвамында мәшгульлек хезмәте органнарына хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан түбән булган эш урыннары саны шактый кимеде;

- ярты ел дәвамында мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсезләр саны кимеде;

- 2018 елның беренче ярты еллыгында узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда реаль хезмәт хакының 11,2% ка сизелерлек үсеше.

2018 елның икенче кварталында гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 4,8 % тәшкил итте (2017 елның икенче кварталында – 5,2%). Шул ук вакытта гомуми эшсезлек дәрәҗәсе Россиянең уртача күрсәткеченнән түбән, шул исәптән Мәскәү, Санкт – Петербург, Ямал-Ненец автономияле округында, Мәскәү өлкәсендә, Ханты-Мансийск автономияле округында, Татарстан Республикасында, Воронеж, Тула өлкәләрендә, Чукот автономияле округында, Калуга, Липецк, Рязань өлкәләрендә, Хабаровск краенда, Ульяновск өлкәсендә күзәтелә.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы билгеләп үткәнчә, мәшгульлек хезмәте органнары эшчәнлеге күрсәткечләре гражданнарга һәм эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренең кирәклеге турында сөйли.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының өстенлекле бурычларыннан берсе булып, элеккечә, күбрәк эш урыннары алу максатыннан, хезмәттәшлек итәргә мөмкин кадәр күбрәк эш бирүчеләрне җәлеп итү тора. Эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына хәбәр ителгән хисап чорында хезмәткәрләргә ихтыяҗ 5 301,1 мең берәмлек тәшкил иткән, бу 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,1% ка артыграк.

Әлеге ихтыяҗ структурасында эшче һөнәрләрнең өлешен арттыру саклана.

Үзмәшгульлеккә ярдәм итү буенча дәүләт хезмәте алган эшсез гражданнар саны 12,8 % ка арткан. Татарстанда, әйтик, 202 эшсез граждан үз эшен ачкан.

Эшчәнлек, эшкә урнашу, һөнәри белем бирү өлкәсен сайлау максатларында гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру буенча Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең үтемлелеге нормативының үтәлешенең шактый арттырып җибәрелүе күзәтелә. Россия Федерациясе субъектлары рейтингында бу нормативны үтәү буенча 2018 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы беренче урында тора (243,3 %).

Моннан тыш, республика нормативын эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү, түләүле иҗтимагый эшләр үткәрүне оештыру (РФ субъектлары рейтингында 3 урын) өлкәсендә шактый арттырып үти. Шулай ук Татарстан эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын күрсәтә.18-20 яшьлек эшсез гражданнарны, урта һөнәри белемгә ия һәм беренче тапкыр эш эзләүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру нормативын үтәүдә зур әһәмият күрсәтә.

Тулаем алганда, Россия Хезмәт министрлыгы билгеләп үткәнчә, РФ буенча халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү өлкәсендә дәүләт хезмәтләренең һәркем өчен мөмкин булуы тәэмин ителгән. Нормативларны нигездә югары дәрәҗәдә үтәгән төбәкләр арасында: Липецк, Тамбов өлкәләре, Удмуртия Республикасы, Красноярск крае, Татарстан Республикасы, Сахалин, Төмән, Калининград өлкәләре, Севастополь шәһәре, Новосибирск өлкәсе, Кырым Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы, Саратов, Омск өлкәләре, Чуаш Республикасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International