Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лев Толстойның туган көне уңаеннан "Толстой Казанда", дигән әдәби турнир узды.
Билгеле булганча, Толстойның иң яхшы еллары Казанда узган. Бу аның кайбер әсәрләрендә чагылыш тапкан. Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләргә язучының тормышы турында үзәк китапханә хезмәткәрләре бәян итте. Балалык һәм студентлык чоры турында кызыклы фактлар турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Биредә зур гаиләсе, классикның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар.