Республиканың 4 025 хатын-кызына беренче бала өчен акча билгеләнгән

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Татарстан республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. 2018 елның 16 сентябренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу өчен айлык акчалата түләү республиканың 4 025 анасына билгеләнгән.

Быел Татарстан әниләре өчен пособие күләме  8490 сумны тәшкил итә. Республикада 2017 елның 2 кварталы өчен балалар өчен яшәү минимумы шул күләмдә тәгаенләнгән.

Айлык түләүләргә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар хокуклы. Мәҗбүри шартлар: ана һәм бала Россия Федерациясе гражданлыгы булу һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме 2017 елның икенче кварталында Татарстан республикасында эшкә сәләтле халык ПМСЫНЫҢ 1,5 тапкыр күләменнән артмаска тиеш (9142рубх1, 5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаилә, аның җыелма кереме аена 41139 сумнан артмаган очракта, түләүне алу хокукына ия булачак.

Ана ай саен түләнә торган акчаларны рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк::

- бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;

- гариза бирү ае алдыннан гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр булган документлар;

- банкта ачылган счет реквизитлары.

Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызга паспорт күрсәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International