Сентябрь - уңыш җыю вакыты

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Көз - табигатьнең көйсез, серле ел вакыты. Бакчачылар өчен уңыш җыю чорында һава торышы начарлану – дулкынланыр өчен өстәмә сәбәп.

Сәламәтлек нык булган очракта уңыш җыюны мөстәкыйль рәвештә башкарып чыгарга мөмкин. Әмма әгәр пенсионер чит кеше ярдәменә мохтаҗ һәм шәһәрнең шәхси секторында яши икән, аңа туганнары, йә күршеләре, йә волонтерлар ярдәмгә килергә туры килә.

Яр Чаллының "Ышаныч" үзәгендә социаль хезмәт күрсәтелүче гражданнар арасында шәһәрнең иске өлешендә яшәүчеләр дә бар. Көзге чорда Комсомол районының социаль хезмәткәрләре "Көмеш волонтерлар" белән берлектә үзәк карамагындагыларга яшелчә һәм җиләк-җимеш, күпьеллык үсемлек орлыкларын җыю, йорт яны участокларын тәртипкә салуда ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International