Зәйнең төзелеш предприятиесе хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Зәй муниципаль районында үз эшчәнлеген  төзелеш тармагында җәелдергән "Управдом" ҖЧҖ  12 хезмәткәренә 161,0 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләгән.

Хезмәт хакын вакытында түләү һәм кичектерелгән бурычларны ябу буенча сораулар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында махсус контрольдә тора.

Республика халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтаруны дәвам итә.

Зәй муниципаль районының "Управдом" ҖЧҖ 12 хезмәткәренә 161,0 мең сум күләмендә хезмәт хакы бурычын түләде.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, киләчәктә дә ведомствоара комиссиясе катнашуы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәт хакы буенча бурычларын кайтару эше дәвам итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International