Татарстан Ветераннар берлеге республика интернат-йортларында өлкәннәрнең яшәү шартларын югары бәяләде

2018 елның 14 сентябре, җомга

23 август көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Татарстан Ветераннар берлеге вәкилләре килде. Визитның максаты республика интернат-йортларындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарына яшәү һәм социаль хезмәт күрсәтү шартлары белән танышу иде.

Буа интернат-йортында 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәннәре яши. Алар барысы да ике урынлы уңайлыклары булган бүлмәләрдә гомер итә һәм барлык кирәкле көнкүреш шартлары белән тәэмин ителгән.

Буа интернат-йортында яшәүчеләр дәрәҗәле кунакларга шатланды һәм учреждениедә алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Ветераннар Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, интернат-йорт администрациясе һәм хезмәт күрсәтү персоналы адресына игътибарлы булулары, кайгыртулары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Ветераннар берлегеннән килгән кунаклар, үз чиратларында, интернат-йорт территориясенең төзеклеген, биредә хезмәт күрсәтүчеләрнең үз эшен намуслы башкаручы киң күңелле, ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр.

Визит уңаеннан ветераннар оешмасы эше һәм өлкәннәргә хезмәт күрсәтү турында әңгәмә үткәрелде. Биредә яшәүче гражданнар һәм хезмәт күрсәтүче персонал өчен концерт программасы белән Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Г. Щербинина җитәкчелегендәге "Хәтер" ветераннар хоры чыгыш ясады, оешма эшчәнлеге турында китаплар һәм хезмәт терапиясе түгәрәкләре өчен төрле материаллар тапшырылды. Очрашу җылы, дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International