"Актив озын гомер" район проектын тормышка ашыру уңаеннан Нурлат "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләр өчен берьюлы берничә чара уздырды.
Медицина хезмәткәре "Сәламәт бул" дигән сулыш гимнастикасы оештырды, аннан соң спорт тренажерларында күнегүләрне дәвам иттеләр. Чараның актив өлеше тәмамланганнан соң катнашучыларга ял итә торган күнегүләр тәкъдим ителде.
Үзәк психологлары арт-терапия элементлары белән "Өченче сулыш" дәресе дә уздырды.