Министрлык "Реабилитация-XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр" II Милли конгрессында катнаша

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре министр урынбасары Юлия Абдреева җитәкчелегендә "Реабилитация-XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр" II Милли конгресста катнаша. 

Чара 12-13 сентябрь көннәрендә Санкт-Петербург каласында бара.

Конгрессны РФ Хезмәт һәм социаль ярдәм министрлыгының Г.Альбрехт исемендәге инвалидларны тернәкләндерү буенча Федераль фәнни үзәк оештыра. 

Конгресс барышында фәнни үзәк директоры, медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе Геннадий Николаевич Пономаренко "Инвалидларны реабилитацияләү" милли җитәкчелеген презентацияләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International