"Өмет чыганагы" үзәгендә тынычлык дәресләре үтте

12 сентябрь 2018 ел., чәршәмбе

"Экстремизмга – юк!" ункөнлеге уңаеннан Арча "Өмет чыганагы" балалар тернәкләндерү үзәгендә ”Без тынычлык өчен!” исемле чара уздырылды.

Логопед Лемара Ганиева һәм тәрбияче  Гүзәлия Мөхәммәтшина балаларга, терроризм куркынычы янаган очракта, үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтүче кыскача мультфильм  тәкъдим иттеләр.

Бу чараның максаты, терроризмның нәрсә икәнен аңлату,  үсеп килүче буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру. Шулай ук, терроризм куркынычы янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Чарага асфальтта акбур белән рәсем ясау бәйгесе  нокта куйды. Үзәктә тәрбияләнүче балалар үзләренең иҗатларында тыныч тормышның шатлыклы һәм бәхетле мизгелләрен сурәтләде. Рәсемнәр матурлыклары белән генә түгел, эчтәлек тирәнлеге белән дә җәлеп иттеләр. Балаларга дөньяда тынычлык булуы кирәк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования