Зәйдә “Эш бирүче көне” үтте

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бу көннәрдә Зәй мәшгульлек үзәгендә үткән “Эш бирүче көне”ндә  "Эссен Продакшен АГ" АҖ вәкилләре катнашты.

Анда эшсез, эш эзләүче зәйлеләр чакырылды. 4 вакансиядә  52 эш урыны тәкъдим ителде. Алар  азык әзерләү линиясе операторы, төргәкләү-урнаштыручы, хезмәт урынын җыештыручы, цехта төрле эшләр башкаручы.

Чара барышында эш бирүче эш урынына дәгъва кылучы белән якыннан таныша алды, ә эш эзләүчеләр үз чиратында хезмәт шартлары, түләү мәсьәләсе белән кызыксындылар. Әлеге оешмада үзләре теләгән вариантларны таба алмаучылар, мәшгульлек үзәге базасында  тәкъдим ителүче  вакансияләр белән таныша алды, “Работа в России” порталы мөмкинлекләре хакында белеште. Вакансияләр ярминкәсендә 14 кеше катнашып, аларның 7се даими эш урынына юллама алды. Алга таба да эш урыннары тәкъдим итү дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон:   8(85558)71543.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International