Кадрлар барысын да хәл итә!

2018 елның 12 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 7 сентябрендә Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясе базасында инженер-математика үзәген ачу тантанасы узды.

Үзәк эшендә үсеп килүче буын арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, шәһәребезнең төзелеш предприятияләре өчен булачак инженер кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәге белән профориентацион хезмәттәшлеккә зур роль бирелә.

Балаларның һәрбер яшь төркеменә уку һәм укудан тыш эшчәнлеге бәйләнеше, инженер-техник һәм инженер-технологик эшчәнлектә беренчел  профессиональ күнекмәләр алу аркылы инженер культурасын формалаштырырга юнәлдереләчәк төрле чаралар каралган:психологик-педагогик тестлаштыру, робототехника буенча дәресләр, инженер укулары, архитектур модельләштерү һәм, әлбәттә, агач белән эшләүче остаханәләрдәге хезмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International