Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат- йортында "Өлкәннәр өчен фитнес" технологиясе белән шөгыльләнәләр.
Өлкән яшьтә дә фитнес белән шөгыльләнү: эчәклек эшчәнлеген җайга салуда, йөрәк кан-тамырын ныгыту да, мускулларны тонуста тотырга, буыннар һәм умыртка баганасының сыгылмалыгын саклауда, кәефне яхшыртуда булыша.
Күнегүләр вакытында акрынлап йөкләнешне арттыралар, тренажерларда шөгыльләнәләр, гантельләр белән күнегүләр ясыйлар. Күңелле һәм һәркем булдыра алырдай спорт төре инвалидларның һәм өлкәннәрнең кәефен күтәрә, сәламәтлекләрен яхшырта.