"Безнең шәһәргә кем кирәк?" мини-тренинг - "Изгелек"тә

2018 елның 17 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәре "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Безнең шәһәргә кем кирәк?", дигән темага мини-тренинг үткәрде.

 Чараның максаты – һөнәри юнәлеш үсешендә мәгълүмати ярдәм күрсәтү һәм һөнәр сайлаганда ихтыяҗларын формалаштыру.

Чара "Үз төсеңне сайла" дигән күнегүдән башланды. Социаль хезмәт алучылар 4 төстән үзләренә туры килгән бер төс сайлады. Төсләрнең мәгънәсе: зәнгәр – тыныч, сизгер, йомшак күңелле кешеләр; яшел – мактауга мохтаҗ, бар кешедән яхшы булырга телиләр; сары – хыялланучан, актив рәвештә гамәл итәргә әзер түгелләр; кызыл – актив, үзсүзле,  эшчән кешеләр.

"Һөнәр әйт!" күнегүендә катнашучылар психолог атаган хәрефкә башланган һөнәр әйтеп, аны төс белән чагыштырдылар. "Сирәк һөнәрләр" күнегүендә алып баручы сирәк очрый торган һөнәрләр турында сөйләде, "Дәрәҗәле һөнәр" күнегүендә табиб, икътисадчы, юрист һ.б. һөнәрләр турында  фикер алыштылар.

"Безнең шәһәргә кем кирәк?" күнегүендә һәркем үзенә охшаган һөнәрен атады. Йомгаклап "безнең шәһәр шушы сайлаган һөнәрләр белән генә яхшы яши аламы?" – дигән сорауга җаваплар китерелде.

Нәтиҗәдә, тренинг барышында уңай атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучыларның һөнәрләр дөньясында белемнәре киңәйде. Дәрәҗәле һәм сирәк һөнәрләр белән таныштылар, көндәлек тормышта нинди һөнәрләр  сайларга кирәклеге турында фикер алыштылар.

Чарада 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International