"Веста" да ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

"Гражданин булырга мәҗбүрсең" шөгыльләр циклы буенча “Веста” үзәге белгече Анастасия Ильина 16 бала өчен “Татарстанның дәүләт символлары” дип аталган төркемле дәрес үткәрде.

Максат: балаларны Татарстан Республикасының дәүләт символикасы һәм картасы белән таныштыру.

Дәрес башында белгеч балаларга Татарстан Республикасының Россия федерациясе составына керүенә карамастан, суверен дәүләт икәнен, ягъни бәйсез булуын, безнең республикабызның үз Президенты, гимны, флагы һәм гербы бар икәнен сөйләде.

Шуннан соң белгеч катнашучыларга презентация күрсәтте, монда республикабызның символлары турында мәгълүмат әзерләнгән иде, белгеч һәр символ турында балалардан сорады, булган белемнәрен тулыландырды. Алга таба барысы бергә республика турында видеоролик карады. Бу өзектән балалар аның кайда урнашуын, территориясен, составына кайсы районнарга керүен, нәрсә белән данлы булуын белде.

Дәрес азагында катнашучылар белән физкультминут үткәрелде һәм киләсе очрашу билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International