Бүген 300гә якын кеше вакансияләр ярминкәсенә килде

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 августа Казанның Совет районы буенча мәшгульлек үзәге филиалында вакансияләр кече ярминкә булып узды. Анда 279 кеше килде.

Ярминкәдә үз вакансияләрен "Байлык № 3" ҖЧҖ, "УК "ТрансТехСервис", "Манго" ҖЧҖ, "Таттелеком" һ.б. оешмалары хезмәт урыннары тәкъдим итте. Ярминкә нәтиҗәләре буенча 32 кеше хезмәт урыннарына әңгәмәгә юллама алды. Чарада хезмәт базары торышы, мәшгульлек үзәгенең эш-гамәлләре турында да мәгълүмат бирелде. Эш эзләүчеләргә Казан шәһәренең вакансияләр базасы турында әтрафлы итеп сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International