Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютларындагы иң яхшы тәрбиячене ачыклыйлар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Балалар һәм яшүсмерләр социапь приютларында эшләүче тәрбиячеләрнең профессиональлеген һәм педагогик эшчәнлеге камилләштерү,  тәрбияләүдә алдынгы алымнар белән уртаклашу җәһәтеннән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  конкурс оештыра.

"Балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында иң яхшы тәрбияче", дип аталган проект тәрбиячеләргә яңа эш алымнары эзләү, тәрбиячеләрнең профессиональлеген күтәрү уңаеннан уза. Бәйгедә социаль приютларда 3 елдан да ким эшләмәүчеләр катнаша ала. Конкурсның беренче этабы  2018 елның 1 сентябрьдән 14 сентябренә кадәр уздырыла.  Икенче этабы 1-15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектның координаторы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурслар үзәге.

Белешмәләр өчен 420107, Казан шәһәре, Петербург урамы, 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел./факс: (843) 236-48-50.

Е-mail: gaile-info@mail.ru («Лучший воспитатель социального приюта для детей и подростков» тамгасы белән).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International