"Балкыш"та шаян җырлар конкурсы

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында тәрбияләнүчеләр арасында күңелле кыска җырлар буенча конкурс оештырылды.

Чара барышында балалар кыска җыр ңанры турында әтрафлы мәгълүмат алды. Әсәрнең кеше характерын, вакыйганы тасвирлавын белделәр. Өлкән төркем малайлары конкурска җентекләп әзерләнгән иде. Костюмнар киеп, кызыклы әсәрләр башкардылар. Өлкәннәрдән кечкенәләр дә калышмады, кайбер сүзләрен онытсалар да чыгышлары күңелле узды.  Бәйрәм азагында һәркем татлы призларга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International