Әлмәттә эшсез гражданнарның үзмәшгульлеге

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгендә  эшсез гражданнарның мөстәкыйль эшмәкәрлекләрен оештырганда, алга таба аларга финанс ярдәме  күрсәтү өчен бизнес-планнар карау буенча  Экспертлар советының чираттагы утырышы булды. Анда  5 кешенең  бизнес-планы каралды.

Түбәндәге юнәлешләр: балаларны тәрбияләүгә ярдәм итәрлек уенчыклар ясау, мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге һәм башкарма сәнгать эшчәнлеге өлкәсендә  хезмәтләр күрсәтү буенча 3 эшсез үзләренең бизнес планнарын яклады. Эшкуарлык  эшчәнлеге оештыру буенча теркәү узу өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International