"Наз" приютында иҗади гамәлләр башкарыла

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Әгерҗенең “Наз” приютында хезмәт куючы педагоглар  балалар белән күбрәк күмәк иҗади эшләр алып бара.

15 нче август көнне “Наз” приютында тәрбияләнүче балалар гәҗиттән бөтерләнгән көпшәләрдән ваза ясау технологиясен өйрәнде.

Гәҗитттән көпшәләрне бөтәрләп утыру күп вакыт таләп итә, ә күмәк  эш тизрәк тә, күңеллерәк тә була. Күмәк гамәлләр эшләү, башкару балаларны өлгерлеккә, җитезлеккә өйрәтә, бер-берсен аңларга һәм хөрмәт итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International