Казанда вакансияләр ярминкәсе оештырыла

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Казаннның Вахит районы мәшгульлек үзәге 23 август көнне вакансияләр ярминкәсе оештыра. Чарада районның 10 предприятие һәм оешмасы катнашачак.

Эш бирүчеләрнең вәкилләре ярминкәгә килүчеләрне хезмәт шартлары, таләпләр турында бәян итәчәк, гражданнарның кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк.

Мәшгульлек үзәге белгечләре хезмәт кануннары, эшкә урнашу мәсьәләләре, өстәмә һөнәри белем бирү буенча консультация оештыра. Ярминкәгә пенсия фонды белгечләре дә киләчәк.

Вакансияләр ярминкәсе Казан, Зинина урамы, 3 йорт адресы буенча 10:00 - 14:00 сәгатьләрдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International