Шиһабетдин Мәрҗани иҗаты буенча сәяхәт

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Һәр халыкның да зирәклек, намус һәм дин үрнәге булып торган  шәхесләре бар. Татар халкында бу шәхес - Шиһабетдин Мәрҗани.

Югары Ослан   интернат-йортында яшәучеләр белән социаль эш буенча белгеч Лилия Зверева, дин белгече, философ, тарихчы, мәгърифәтче, этнограф һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Татар милләтенең әтисе Шиһабетдин Мәрҗани биографиясеннән 10 очрак” дип аталган мәгълүмати чара үткәрде.

Ул социаль хезмәтләр алучыларга философ, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең биографиясен, иҗатын, әсәрләрен җиткерде.

Чарада катнашучылар Мәрҗанинең Якын һәм Урта Көнчыгыш һәм Россия  буенча бик күп сәяхәт итүе турында белделәр. Ул үзенең тарихи тикшеренүләренә материал эзләп  борынгы Болгар тарихи урыннарында, татар, рус, чуваш һәм мордва авылларында булган.

Мәрҗани 30дан артык әсәр авторы, аларның  күбесе гарәп телендә язылган.  Ул 71  яшенә хәтле яшәгән,  Казанда Яңа Татар бистәсенең Татар зиратында  күмелгән. 2002 елда Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтына Шиһабетдин Мәрҗан исеме бирелгән. Шулай ук аның исеме белән Казанда җәмигъ мәчете һәм Казанда, Алабугада, Әлмәттә, Магнитогорскийда урамнар аталган.

Без бөек татар галимен истә тотарга тиеш.  Аның хезмәтләре бик кыйммәт, чөнки алар бөтен татар халкы үсешенә зур өлеш керткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International