Яшел Үзәннең Исаково авылында "Blind Race Astana – Paris" веломарафонында катнашучыларны каршы алдылар. Казахстан кунаклары Яшел Үзән районына 14 августа булды.
Чабаксарга юл алыр алдыннан сукыр велосепидчылар милли татар ризыклары татып карады, татар җырлары, гармун моңнарын ишеттеләр.
Сәяхәтчеләрне Яшел Үзән районының социаль яклау, спорт һәм мәдәният бүлеге вәкилләре каршы алды. Бәхтияр Базарбаев кунакчыл Татарстан җиренә олы рәхмәтен җиткерде.