"Балкыш"та спорт бәйрәме

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

"Ралли бегунов" спорт эстафетасы - балаларда спортка мәхәббәт уяту, чыныктыру җәһәтеннән оештырылды. Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында узган чарада 5-17 яшьлеклщр катнашты. 

Балалар йөгерде, сикерде, туп белән уйнады, командалы ярышларда катнаштылар. Чара программасы бай иде, биредә һәркем үзен күрсәтергә тырышты. Бәйрәм чын спорт һәм сәламәт яшәүне пропагандалады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International