Кем тизрәк? - күңелле стартлар

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

“Физик күнегүләр бик күп даруларны алмаштыра ала, ләкин бер генә дару да физик күнегүләрне алмаштыра алмый”, - дип әйткән Анджело Моссо.

Балаларны физик культура һәм спортка ныграк тарту өчен  балалар белән еш кына ачык һавада спрот чаралары үткәрелә. Шушы көннәрдә генә Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияче Л.Дементьева  тәрбияләнүче балалар белән “Кем тизрәк?" дигән күңелле стартлар оештырды.

Чара спортка багышланган блиц-турнир  белән башланып китте. Аннан соң балалар төрле эстафеталарда катнашты., көчләрен сынады. Һәрбер ярышта үз җиңүчесе була, биредә “Җитезләр” командасы җиңүче исеменә лаек дип табылды. Ярыш ахырында барлык катнашучылар да баллы күчтәнәчләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International