Кама Тамагында социаль хезмәткәр мәктәбе

15 август 2018 ел., чәршәмбе

2018 елның 14август  көне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгедә  социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы "Социаль хезмәткәр мәктәбе “ дигән методик сәгать үткәрелде.

Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Сабирова Илсөяр үткәргән дәреснең темасы: "Нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән эшләү, социаль хезмәткәрләрдә өлкә няшьтәге гражданнар белән аралашуны формалаштыру”, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмау ,шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендәге технологияләр  куллану турында.

Дәрестә социаль хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын үтәгәндә  этика кодексы үтәүләре каралды. Социаль хезмәтләрне гамәлгә ашырганда өлкәннәргә ихтирамлы мөнәсәбәт һәм  “Крупотерапия” технологиясе белән эшләү өйрәтелде. Шулай ук  гражданнарның социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта аның аянычлы  нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования