"Балкыш"та ЮХИДИ инспекторлары һөнәре белән таныштылар

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Кама Тамагының "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр приютында "Профориентация калейдоскобы. Хыялымдагы һөнәр" программасы уңаеннан дәрес оештырылды. 

Бу юлы балалар ЮХИДИ инспекторлары һөнәре белән танышты. Тәрбиясе  Антонина Иванова балаларга юл-патруль хезмәте, инспектоларның вазифалары турында бәян итте.  Балалар тирән эчтәлекле презентация белән дә танышты. 

Тәрбияче Валентина Кулемина исә, юлларда кизү торучы ЮХИДИ инспекторлар тормыш иминлеге саклаучылар икәнен аңлатып узды. Балалар әлеге темага кроссворд чиште, юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшереп уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International