Чирмешәндә "Мәрхәмәтле йөрәк" белгечләре аңлату эшләре оештыра

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Чирмешән муниципаль районындагы “Мәрхәмәтле йөрәк” үзәгенең балалар һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү белгечләре халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү турында аңлату эшләрен  даими рәвештә  алып бара.

Шушы көннәрдә Чирмешәннең Техниклар урамында урнашкан парк-скверда  балигъ булмаган балаларга социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында буклетлар әзерләп тараттылар. Чараның төп максаты : балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, матди хәлләрен яхшырту, психологик статусларын нытыгу, ди проект авторлары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International