Чаллыда инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе

2018 елның 14 августы, сишәмбе

2018  елның 15 августында Яр Чаллы  шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча  урнашкан КАМАЗ Мәдәният сараенда мәшгульлек үзәге физик  мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен  буш эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Чара 10 сәгатьтә башлана. Ярминкәнең эшендә шәһәрнең  17 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче  белгечләр катнашачак:“Олимпийский” балалар һәм  яшүсмерләр спорт мәктәбе, 3 нче номерлы  балалар музыка мәктәбе, МУО “Культура һәм ял  паркы”, балалар театр сәнгате  мәктәбе, балалар хореография  мәктәбе, 83 номерлы балалар бакчасы “Фея”, 9 нчы номерлы гомуми урта белем бирү  мәктәбе һәм башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге буш эш  урыннарын тәкъдим итәчәк: җитәкче сәркатибе,  концертмейстер, костюмер, хезмәтне саклау  буенча инженер, методист, шәфкать  туташы, музыкаль җитәкче, дезинфекцияләүче,  кассир, слесарь-ремонтчы, аттракционнарны, уен автоматларын карап эшләтү буенча оператор, электр җиһазларын эшләтү  һәм көйләү буенча оператор, кече тәрбияче,  сакчы, хезмәт һәм җитештерү  мәйданнарын җыештыручы, урам себерүче.

Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында вакантлы эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачаклар (эшнең характеры, графигы, кваликацион таләпләр, эшкә түләү системасы һәм башкалар). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International