30 август – Татарстан республикасы көне – эшләми торган бәйрәм көн санала

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатенә җавап итеп түбәндәгеләрне белдерә.

"Татарстан республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы Татарстан законы буенча 30 август – республика һәм шәһәр көне, Татарстанда ял көне буларак игълан ителде.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча уздырыла торган Корбан гаетен бәйрәм итү Татарстан Президенты Указы белән билгеләнә. 2018 елда  Корбан-бәйрәмне билгеләп узу 21 августа башлана.

Шулай итеп, 2018 елда биш көнлек хезмәт атнасында 21 һәм 30 август ял көннәре итеп санала. 20 һәм 29 август көннәрендәге эш вакыты бер сәгатькә кыскартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International