Мамадыш районы инвалидлар берлеге иҗтимагый оешмасы чакыруы буенча, Балтач районының бер төркем инвалидлары «Мой мир без границ» дип исемләнгән фестивальдә катнашты.
Мондый чарадан инвалидлар уңай тәэсирләр белән кайтты. Әлеге чара мөмкинлекләре чикле кешеләрнең эчке дөньясын баетып, яңа дуслар табарга, бик күп файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итте.
Инвалидларның әлеге фестивальдә катнашуын оештыруда зур өлеш кертеп, иганәчелек ярдәме күрсәткән Балтач бистәсеннән шәхси эшмәкәр Мошкиннар гаиләсенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.