Чаллы вакансияләр ярминкәсендә 136 эш урыны тәкъдим ителде

2018 елның 10 августы, җомга

Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек  үзәге белгечләре башлангыч һөнәри һәм урта һөнәри  уку йортларын тәмамлаучылар  өчен КАМАЗ Мәдәният  сараенда үткән  вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

Ярминкәдә шәһәрнең 15 оешмасыннан кадрлар белән  эшләүче белгечләр катнашты. ҖЧҖ  “Чаллы су каналы”, ПАҖ “КАМАЗ”  Логистик үзәге”, ПАҖ “КАМАЗ”  Кою заводы”, ПАҖ “КАМАЗ” Пресс-рам заводы, ҖЧҖ “ТК “Еврострой”, ҖЧҖ ФҖО “Балта Пресс”, ҖЧҖ “Оптовик”, ШЭ Марданова  Клара Әнвәр кызы, ҖЧҖ “Армстронг Билдинг Продактс”, ПАҖ  “Таттелеком”ның  Яр Чаллы филиалы ЗЭЧ барлыгы 136 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр.

Тәкъдим ителгән эш урыннары  - компьютер белән автоматлаштырылган җитештерү бүлеге башлыгы, хезмәткә түләүне һәм хезмәтне  оештыру бүлеге башлыгы, сату  буенча менеджер, инженер-энергетик,  инженер-химик, бюджеттан тыш  фондлар белән эшләүче хисапчы, камыр эшләнмәләре остасы,  пешекче, җиһазлар һәм савытлар юучы,  токарь-универсал, электронмеханик,  электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь-ремонтчы,  лаборант, программа белән идарә  ителүче  станок операторы, газ белән кисүче, көюче-төрүче һәм  башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә  килүчеләр игътибарына мәшгульлек  үзәгенең вакантлы эш урыннары  тупланмасы тәкъдим ителде. Ярминкә үтү вакытына анда барлыгы 6100 вакантлы эш урыннары  теркәлгән иде.

Ярминкәгә килүчеләр “Стажировка” программасы буенча эшкә керү мөмкинлекләре турында  мәгълүмат алдылар.

Эш бирүчеләргә “Дискриминацион характердагы чикләүләрне тыю турында  мәгълүмат язылган тупланма бирелде,  шулай ук хезмәт базарында  теркәлгән һәм бүгенге көндә Яр Чаллы  шәһәре мәшгульлек  үзәге аша тормышка ашырылучы мәшгульлек  программалары турында  сөйләнелде.

Ярминкәгә барлыгы 123 кеше килде. Шуның 11енә  вакантлы эш урыннарына  эшкә керү өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International