Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреҗдениесенең социаль хезмәткәрләре 2018 елның 9 августында Чаллы авылында социаль хезмәтләр алучыларның өйләренә барып “Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе уңаеннан мошенниклык турында әңгәмә үткәрделәр.
Технологиянең максаты; мошенниклык корбаны булудан саклану чаралары - төп бурычларның берсе, көндәлек тормышта өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.
Әңгәмә тәмамланганнан соң социаль хезмәтләрләр өлкәннәргә буклетлар һәм белешмәлекләр тапшырдылар.