"Тәрбияләү мәктәбендә" беренче дәрес 

2018 елның 10 августы, җомга

"Өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләү мәктәбе" аз хәрәкәтләнүче авыруларны караучылар өчен махсус оештырылган инновацион технологияләр проекты старт алды.

Менделеевск муниципаль районында "Берег надежды" социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә  өлкән яшьтәге гражданнарның  социаль хәлен, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм аларны караучыларга психологик ярдәм күрсәтү максаты белән "Тәрбияләү мәктәбе" технологиясе гамәлгә кертелгән. 8 августта "Тәрбияләү мәктәбендә" беренче дәрес социаль хезмәткәрләр өчен үткәрелде.

Башта хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире А. Хорькова социаль хезмәткәрләргә әлеге технологиянең  максаты, бурычлары, һәм принциплары турында сөйләде.

Медицина хезмәткәре Д.Егорова гомуми карау процедуралары, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, ашау һәм ашату алымнары турында һәм башка мәгълүматләр белән уртаклашты.

Алынган белемнәр практикада ныгытылды.

Шулай ук, Чаллының "Ышаныч" социаль үзәгәгендә дә әлеге проект буенча эш башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International