Биектау районы "Өмет" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече, биредә эшләп килүче "Поверь в себя" клубына йөрүче яшүсмерләр белән терроризм һәм экстремизмга каршы көрәш программасы уңаеннан, Биектау районында урнашкан Л.Усманов җитәкләгән атлар сараена экскурсия оештырды.
Бу чараның төп максаты: яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү алымнарын пропагандалау, тәртип бозучыларның санын киметү, террорга һәм экстремизмга каршы көрәшү, хайваннарга, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Чарада 14 балигъ булмаган бала һәм 7 ата-ана катнашты. Алар хайваннарны тәм-том белән сыйладылар, ат өстендә йөреп карадылар.
Соңыннан ата-аналарга һәм балаларга профилактик буклетлар тапшырылды. КФХ җитәкчесе Ленар Усмановка олы рәхмәт белдерелә.