Теләченең "Чишмә" халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Югары Мәтәскә авыл җирлегендә “Конфликтны чишү юллары” дип исемләнгән дәрес уздырды.
Дәреснең максаты – үзара аңлашылмаучанлык юлларын табарга ярдәм итү. Дәрес барышында белгечләр әти-әниләрне үз хокуклары һәм бурычлары белән төгәлрәк таныштырды. Дәрес ахырында “Мин әйбәт әти-әниме?” дип исемләнгән тест үткәрелде.