Яраткан китапларның таныш битләре...

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Лев Толстой елы уңаеннан  Чүпрәленең "Забота" комплекслы социаль ярдәм  күрсәтү үзәге белгечләре район  китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә тематик чара оештырды.

"Яраткан китапларның таныш битләре" китап күргәзмәсендә балалар бөек рус язучының әсәрләре белән танышты. Язучы әсәрләреннә өзекләр яңгырады. Лев Толстойның тормышы һәм иҗатыннан кызыклы фактлар турында да бәян ителде. Очрашу барышында балалар үзләре дә сәнгатьле укуда катнашты. Рщсем конкурсында исә, 15 бала катнашты, җиңүчеләр билгеләнде. 

Мондый проектлар балаларның иҗади сәләтләрен үстерә һәм әдәбиятка мәхәббәтләрен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International